САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе булды. Анда Яңа елга әзерлек турында да сөйләштеләр

Бүген муниципаль район Советында чираттагы киңәшмә үтте.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы законның тормышка ашырылуы турында иде. Бу юнәлештә районда башкарыла торган эшләрне үз чыгышында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева яктыртты.  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова районда Яңа елга әзерлек эшләренә тукталды, бәйрәм чаралары уздырганда куркынычсызлык таләпләрен үтәү мөһимлеген ассызыклады. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, Җәлил поселогы башлыгы Рәфыйк Кәримов бу уңайдан район үзәгендә һәм поселоктагы эшләр барышы турында сөйләделәр. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды, каралган мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.

Реклама

Энҗимә Габдрәхимова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X