Район әниләре өчен балалар пособиеләре арта

Айлык түләүләр, җиде процентка артып, 12 мең сумга якын тәшкил итәчәк.

Киләсе елдан башлап Хөкүмәт беренче балага пособие түләү өчен 2019 елга караганда өч тапкыр күбрәк акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Басма мәгълүматлары буенча, 2020 елда пособиеләрнең гомуми күләме – 150 миллиард, 2021 елда 156 миллиард сум тәшкил итәчәк. Быел беренче бала туу яки уллыкка алуга бәйле рәвештә пособиеләр түләүгә бюджеттан 50 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Айлык түләүләр җиде процентка артып, 12 мең сумга якын тәшкил итәчәк. Гыйнвар аеннан өч яшькә кадәрге баласы булган, ә ата-аналары җан башына ике яшәү минимумыннан азрак акча алучы гаиләләр әлеге пособиегә өмет итә алачак.

 

Хәзер айлык түләүләрне балалары яшь ярымга җиткәнче керемнәре бер кешегә 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ала.

  • 2 августта Россия Президенты Владимир Путин күп кенә гаиләләргә беренче яки икенче балалары өчен айлык пособиеләр алырга, шулай ук кайбер гаиләләргә өч яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне озайтырга мөмкинлек бирә торган законны имзалады.

Фото:архив

tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте