САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район мәктәпләрендә террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек көнен билгеләп үтәләр

3 сентябрь – террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек көне.

Бу дата 2004 елда Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган трагик вакыйгалар белән бәйле. Теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык, шул исәптән 186 баланың, гомере өзелгән иде. Шушы һәм башка охшаш фаҗигаләр кабатланмасын, дигән теләк россиялеләрне берләштерә дә инде. Террорчылык оешмалары үзләренең һәм кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куеп, көчләрен күрсәтергә тырышалар. Әмма террорга каршы көрәш хәрәкәтләре тагын да көчлерәк, белемлерәк, аңлырак.
Әлеге дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә дә сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар үткәрелә, әңгәмәләр оештырыла. Без барыбыз да уяулыкны югалтмаска, җаваплылыкны киметмәскә тиеш. Икенче Беслан кабатлануга юл куярга ярамый. Террорчылык белән көрәшергә генә түгел, аны кисәтерү зарур. Халыклар дуслыгы, үзара хөрмәт барлык көрәшләрдән дә өстен булырга тиеш.

Альбина Сабирова язмасы.

Реклама

Фәрит Салихов фотолары .

  •  
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X