САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район команда-штаб күнегүләренә әзерләнә

Агымдагы елның 14-15 октябрь көннәрендә районда команда-штаб күнегүләре узачак.

Бу чара районның гадәттән тыш хәлләрдән чыгу очракларына әзерлеген, җаваплы хезмәтләрнең ситуациядә ничек эш йөртәчәкләрен тикшерү максатыннан уздырыла.
Күнегүләргә әзерлек кысаларында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев рәислегендә район Советының утырышлар залында бүген киңәшмә узды. Анда районның оешма-предприятие җитәкчеләре, күнегү узачак авыл җирлекләренең башлыклары, мәктәп директорлары катнаштылар. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы Павел Родионов күнегүләргә кагылышлы кагыйдәләрне, таләпләрне аңлатты.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев