САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы тарихи кроссворд чиште +ВИДЕОЛАР

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Мәскәү педагогия университеты "Бөтенрәсәй тарихи кроссворд" акциясе оештырган.

Аңа районның үзәк китапханә коллективы да кушылды һәм кроссворд чишәргә, тарих өлкәсендә аң-белемнәрен сынарга район халкын да чакырды. Кроссворд өчен материалларны Мәскәүдән җибәргәннәр, һәм алар махсус кәгазьдә. Бүген, 25 январьдә, Россиянең төрле төбәкләрендә 15.00 сәгатьтә бу чара башланып китте. 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем анда катнаша алды. Бу чарада барлыгы 30 кеше катнашты. Кроссвордны 1 сәгать эчендә чишкәннән соң, видеода аның дөрес җаваплары яңгырады, һәркем үзенең белем дәрәҗәсен билгели алды.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев