Район газетасының өр-яңа саны дөнья күрде
Кадерле укучылар, “Сарман”газетасының чираттагы саны дөнья күрде.
Газетабызның 1 битендә сез "Сарман" газетасына язылуның торышы һәм киләсе елда аның 24 битле булып чыгачагы турында белә аласыз.
2 биттә агымдагы елда Сарманда үзара салым акчасына башкарылган эшләр белән танышырга мөмкин.
3 биттә сүз хөрмәтле якташыбыз - Иске Әлмәт авылында туып үскән, гомер буе җаваплы хезмәт башкарган, туган авылына даими ярдәм күрсәтеп торган Салихов Илгиз Мисбах улы турында сөйләнә.
4 биттә сабырлык һәм мәрхәмәтлелек үрнәге булган әниләргә багышлана .
5 биттә рухый кыйммәтләребез - районкүләм " Халкым җәүһәрләре" фольклор һәм "Татар малае, татар кызчыгы" бәйгеләре турында сүз алып барыла.
6 биттә Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә үткәрелгән теннис турниры, яшь гражданнар форумы турында укый , декабрь аена намаз вакытлары белән таныша аласыз.
Ә инде 7,8 битләрдә сез җылы котлаулар һәм инде файдалы белдерүләр таба аласыз.
Инде газетабызның яңа саны сезнең өйләрегезгә килеп җиткәндер, ә язылмаучылар безнең газетаны “Книги” кибетеннән , “Фотоэксклюзив” фотосалоныннан яки редакциягә килеп сатып ала алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев