САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы юбилярларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин терлекчелек комплексларында һәм фермаларында булды, алдынгыларны бүләкләде.

Алар белән беррәттән “Сарман” агрофирмасында терлекчелек тармагында күп еллар тырыш хезмәт куеп, лаеклы ялга килеп җитүче, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче ветеринария табиблары Әхмәт Җәләлов, Җәүдәт Салихҗанов, терлекче Рамил Сәлимгәрәевкә дә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде, муниципаль район Советының Почет грамотасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларны шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, “Җәлил” товарлыклы-сөтчелек җитештерү комплексы идарәчесе Марат Хафизов тәбрикләделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X