САРМАН
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Россия Федерациясе бүләгенә лаек булды

    Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аэродромнарга ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасында актив катнашуы, кече авиацияне, җиңел авиация спортсменнарын һәм үзешчәннәрен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының, Транспорт тармагында күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Рәхмәт хатына ия булды.

    • Аңа әлеге бүләкне узган җомгада район үзәгендә һава десанты гаскәрләренә һәм аларга һәйкәл ачылу тантанасында Идел буе федераль округы буенча дәүләт авиация һәм транспорт иминлеген тәэмин итү күзәтчелеге идарәсенең начальник урынбасары – Дәүләт авиация күзәтчелегенең татар территориаль бүлеге начальнигы Альберт Сафин, Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк иҗтимагый дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Диниуллов тапшырдылар.
      Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: