САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы быел туган беренче сабыйны бүләкләде

Сарман бала тудыру йортында быел беренче булып туган кызчыкның әти-әнисен, якыннарын бүген тантаналы рәвештә тәбрикләделәр.

 

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин гаиләгә "ТАССР оешуга - 100 ел" истәлек билгесен, күп балалы әнигә чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Лилия һәм Нәркиз Мөхәммәтовларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, баш табиб Айрат Галимов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, туганнары да изге теләкләрен җиткерделәр. Ике малайдан соң туган кызчыкка Ләйлә исеме кушалар. 4270 килограммлы сабый 1 январь көнне 17.50 сәгатьтә туган.
Альбина Сабирова язмасы, Илнур Сибгатуллин фотолары.

Фотолар:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/pressa/sarmanovo_foto.htm/photoreport/6067379.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев