Яңа бала тудыру йортында беренче бала дөньяга килде
Кичә реконструкция һәм ремонттан соң район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йорты ачылды.
Ә бүген иртәнге сәгать 4 тә анда беренче бала дөньяга килде – Сарманда яшәүче Айрат һәм Динә Хөснетдиновлар гаиләсендә икенче малай туды. Баланың авырлыгы – 3 кило да 600 грамм.
- Бала сау-сәламәт. Үземне яхшы хис итәм. Бала тудыру йорты ремонт һәм реконструкциядән соң бик матур, уңайлы, бөтен әйбер яңа, - ди Динә ханым.
Зөлфия Шәрипова тексты, Динә Хөснетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев