САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район автобабае ачыкланды

Бүген районда “Автобабай” һәм “Автоәби” конкурслары үткәрелде.

Ул “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе тарафыннан ЮХИДИнең район бүлекчәсе, ДОСААФның район советы, район ветераннар советы белән берлектә оештырылды. Бәйгедә 7 “автобабай” катнашты. Ә менә “автоәби”ләр арасында старт сызыгына басарга быел Фәридә апа Балашова гына җөрьәт итте. 
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билет сорауларына иң беренче булып һәм бер хатасыз итеп Ришат Әхмәтов җавап бирде. Измаил Купаев белән Илгизәр Баһманов аңардан беразга гына калышты. Автомобильне фигуралы йөртү буенча Ришат Әхмәтов һәм Измаил Купаевка тиңнәр булмады. Гомуми нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә булды: I урынга быел да - Ришат Әхмәтов, II урынга – Измаил Купаев, III урынга Илгизәр Баһманов лаек булды. Ә хатын-кызлар арасында абсолют җиңүче, билгеле, - Фәридә Балашова. Җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев