САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район архивы тарихи фотолар җыя

Узган елларда республикада, архивлар эшен үстерү һәм республиканың комплекслы социаль-экономик үсешен тәэмин итү максатыннан, “2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасы кабул ителгән иде.

Аның кысаларында быел район Башкарма комитетының архив бүлегендә дә 258 квадрат метр мәйданга капиталь төзекләндерү уздырылды, электр хуҗалыгы алыштырылды, заман таләпләренә җавап бирә торган янгын-саклык сигнализациясе, бүлмәләрдә һава температурасын бөртөрле тотарга мөмкинлек бирә торган вентиляция системасы урнаштырылды. Ә күптән түгел анда кыйммәтле документларны оцифровкалау үткәрелде.... 
Шунысын да әйтергә кирәк: Россия архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан районның архив бүлеге тарихи фотолар җыю буенча акция игълан итә. Мөгаен, өлкән буын райондашларыбызның сандык төпләрендә, фотоальбомнарында Сарманның истәлекле, тарихи урыннары сурәтләнгән яки мөһим юбилей даталарына багышланган фотолар сакланадыр. Тарихи, истәлекле урыннарга административ биналар, социаль объектлар һәм башкалар керәләр. Архив хезмәткәрләре аларны архив бүлегенә тапшыруны сорыйлар. Бу очракта сезнең гаилә архивыннан алынган фотоларны республика масштабынгда күрсәтергә мөмкин булачак. Алар шулай ук интернет-күргәзмәләргә куелачак, республика күләмендә үткәрелә торган чараларга тәкъдим ителәчәк. 
Архивның адресы: Сарман авылы, Ленин урамы, 28 Б йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-53-15. 
Бу хактагы тулырак язманы газетаның 26 октябрь санында укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев