САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район активистлары – «Костер» үзәгендә

12 сеннән 14 октябрьгә кадәр “Костер” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Республика балалар хәрәкәте мәктәбе” активистлары өчен республикакүләм профиль сменасы узды.

 

“Республика балалар хәрәкәте мәктәбе”нең төп максаты – Татарстан төбәк бүлегенең “Россия укучылар хәрәкәте” берләштерелгән республика советы лидерын сайлау һәм юнәлеш лидерлары составын яңарту, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау. Әлеге сменада район балалар Думасы активистлары– Сарман урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Радик Хөснуллин һәм Наил Гыймазетдинов булып кайттылар. 
- Бик тыгыз программа төзелгән иде: педагоглар әзерләгән мастер-классларда бик теләп катнаштык. Тренингларда да үз көчләребезне сынадык. Үз проектыбызны да тәкъдим иттек: гаилә кыйммәтләре, мәдәниара мөнәсәбәтләр, сәламәт тормыш рәвеше, балалар һәм яшүсмерләрнең хокукый белеме кебек темаларны яктырттык, - диде Радик Хөснуллин.
Шулхәтле тыгыз графикта эшләгәннәр алар. Хәтта фотога төшәргә дә вакытлары булмаган егетләрнең. Яңа дуслар да тапканнар алар, яшьләр белән ничек эшләргә, ничек аралашырга, вакытны ничек уздырырга, гомумән, бик күп файдалы киңәшләр алганнар. 
“Алга таба да актив булыйк, барлык чараларда катнашыйк, чөнки районыбызның киләчәге безнең кулларда”, - диделәр алар.
Актив катнашканнары өчен, егетләр смена ахырында шаһәдәтнамә белән бүләкләгәннәр.

Реклама

Гөләндәм Хәлиуллина фотосы һәм язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X