САРМАН
  • Рус Тат
  • Рантамак авылында балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды

    Моңарчы шәһәр җирендә генә күрергә күнеккән балалар мәйданчыклары хәзер авылларда да барлыкка килә башлады.

    Менә бүген - Рантамак балалары өчен шатлыклы көн. Авыл депутаты Рузалия Гиниятуллина ярдәме белән, Вахитов урамында өр-яңа заманча балалар мәйданчыгы ачылды. Мәйданчык тирәсе заманча материаллар белән әйләндерелгән. Анда атынгычлар, таучык, комлык, “змейка” кебек уен җайланмалары төзелгән. Авыл халкының күзләре шатлыктан балкып тора. Алар әлеге зур эшкә үз көчен керткән hәркемгә рәхмәтле.

    Рания Талибуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: