САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ралинага “Юный патриот России” медале тапшырылды

Узган ел район үзәгендә чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр истәлегенә һәм хөрмәтенә һәйкәл ачылган иде.

 Ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр ярдәме һәм көче белән сафка бастырылды. Һәйкәлне төзүдә Сарман гимназиясенең 3 А сыйныфы укучысы Шакирова Ралина Ришат кызы да актив катнашты. Бүген, 29 апрель көнне, Сарман гимназиясендә тантаналы рәвештә аңа “Юный патриот России” медале тапшырылды. Олы бүләкне Ралинага Чик буе хезмәте ветераннарының “Рубеж” патриотик берләшмәсенең Мәскәү өлкә иҗтимагый оешмасы вәкилләре Андрей Ткачев һәм Игорь Чеботарь тапшырдылар. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев