САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның татар малае белән татар кызчыгы ачыкландылар

Бүген Җәлил поселогының “Каенкай” балалар бакчасында “Татар малае, татар кызчыгы-2024” муниципаль конкурсы үткәрелде.

Конкурсны гамәлгә Бөтендөнья татар конгрессының Сарман җирле оешмасы, мәгариф бүлеге, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Җәлил бүлекчәсе куйдылар һәм оештырдылар.
Чыгышларны Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы, иганәче Миләүшә Гамирова, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, бүлекнең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Гөлнара Салихова, Җәлил поселогының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гарипова, Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Нәвия Гатиятуллина бәяләделәр.
Бәйгедә район балалар бакчаларыннан иң матур, иң тырыш 18 малай һәм кыз көч сынаштылар. Иң элек алар үзләре белән таныштырдылар, соңыннан җыр һәм биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр, өченче бәйгедә исә кыз балалар сәдәф тактылар, малайлар кадак кактылар. Нәтиҗәдә “Татар малае” исеменә Җәлил поселогының “Каенкай” балалар бакчасыннан Миратхан Фәсәхов, кызлар арасында Җәлил поселогының “Аленушка балалар бакчасыннан Ралина Мәхмүтова лаек булдылар. Башка балалар да уңышлы чыгыш ясадылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүче дип танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев