САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның ике оешмасына яңа җитәкчеләр билгеләнде

.

«Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейны мөдире итеп Гәрәев Рәшит Рафаэль улы билгеләнде.
Ул 1972 елның 5 октябрендә Шәрләрәмә авылында туа. Югары белемле: Казан авыл хуҗалыгы академиясен һәм социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1990 елда «Нөркәй» совхозында башлый. Соңрак шушында ук хуҗалык эшләре мөдире, селекцион сынаулар һәм казанышларны саклау буенча дәүләт комиссиясенең Сарман участогында агроном булып эшли, башка җаваплы вазифалар башкара. 2003-2019 елларда район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя, отставкадагы полиция капитаны. 2019-2023 елларда «Айтуган» универсаль спорт залы мөдире булып эшли. Гаиләле, тормыш иптәше белән ике ул үстергән.

 

Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы «Айтуган» универсаль спорт залы мөдире итеп билгеләнде.
Ул 1977 елның 7 февралендә районыбызның Ләшәү-Тамак авылында дөньяга килә. Югары белемле: Алабуга дәүләт педагогия институтын, ТИСБИ идарә университеты филиалын тәмамлый, менеджмент белгечлеге буенча яңадан әзерлек үтә.
Хезмәт юлын 1999 елда дәүләт орлыкчылык инспекциясенең район бүлегендә башлый, соңыннан район мәктәпләрендә укытучы, өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. 2007 елдан «Шәфкать» үзәгендә кадрлар буенча белгеч вазифаларын башкара, 2008 елда үзәкнең социаль-реабилитация бүлекчәсе мөдире итеп билгеләнә, 2014 елда социаль яклау бүлеге белән җитәкчелек итә башлый. 2016-2023 елларда — «Шәфкать» үзәге директоры. Соңыннан «Содействие» социаль ярдәм үзәгендә хезмәт куя. Гаиләле, тормыш иптәше белән ике ул үстергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев