САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районнан чираттагы гуманитар ярдәм китте

Бүген Украинада махсус операциядә катнашучы якташ ир-егетләребезгә чираттагы ярдәм эшелоны озатылды.

Район халкы, оешмалар, эшмәкәрләр тырышлыгы белән тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары — кышкы өс киемнәре, җылы аяк киемнәре, мич, газ баллоннары, җылыткыч материаллар, ит ризыклары әзерләнгән иде. Авыл җирлекләреннән дә продукция, исемле тартмалар китерелде. «Сарман» газетасы аша райондашлар сәламен юлладык. Сарман урта мәктәбе укучылары плакатлар ясаганнар, алар да туган як җылысын җиткерер.

Хөрмәтле райондашлар! Ир-егетләребезгә кечкенә ярдәм дә күп кебек булачак. Игелек кылуда һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев