САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашларыбыз «Наше время – Безнең заман» фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар

Республикабызда яшьләр өчен күптөрле программалар, проектлар эшләп килә, чаралар оештырыла.

Шундыйларның берсе – Татарстан Республикасында эшләүче яшьләренең «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале. Быел ул җиденче тапкыр оештырылды. 
Фестивальдә төрле өлкә предприятиеләрендә, учреждениеләрендә һәм оешмаларында хезмәт куючы 18–35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша алдылар. Шушы көннәрдә аның зона этабы тәмамланды. Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән чарага безнең район яшьләре дә бардылар. 
Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Кашапова белән педагог-оештыручы Алинә Закирова «Музыка» (кече формалар) номинациясендә чыгыш ясадылар. Аларны бәйгегә Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Резедә Хаҗиева әзерләгән. Районыбыз данын фестивальдә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортының мәдәни чаралар оештыручы Диләрә Никулаева да яклады. 
Аларның чыгышлары турында тулырак район газетасының 18 октябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев