САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда юллар торышын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары тормышка ашырыла

-

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге, тормыш куркынычсызлыгы, әлбәттә, юллар төзеклегенә дә бәйле. Республика юл төзелеше программалары да шул максатларда тормышка ашырыла. Быел да районда бу юнәлештә шактый эшләр планлаштырылган. 
- Агымдагы елда “Җирле әһәмияттәге гомуми кулланыштагы юлларда төзекләндерү эшләре” республика программасы нигезендә район үзәгенең Вахитов урамында, зиратка бару юлында, “Ләйсән” балалар бакчасы территориясендә, Илексаз авылының Совет урамында, Куҗакта ФАП тирәсендә асфальт өслек түшәлде. Шундый ук эшләр Иске Имәндә, Рангазар авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары территорияләрендә, Балтамакта мәчет мәйданчыгында, Җәлил поселогында футбол манежына керү юлында башкарылачак. Яңа Әхмәт авылының Газинур, Карл Маркс урамнарында да асфальт-бетон өслек түшәү планга кертелгән. Иске Кәшердә Комсомол, Совет урамнары шундый ук яңарыш кичерәчәкләр. Юл-урам челтәрен ремонтлау программасы нигезендә Сарманда Сабантуй уза торган мәйданда, “Лилия” балалар бакчасы, Ленин урамында типография бинасы янын төзекләндерү каралган. Каташ Каранда Ленин урамы, Петровский Заводта Завод урамы, Җәлил поселогында икенче санлы мәктәп территориясе дә ремонтланачак, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев. 
Торак пунктларның юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү буенча да берничә җирлектә эш планлаштырылган. Сарысаз Тәкермәндә Чапаев урамында, Җәлилдә Болгар, Наратлы урамнарында, Мортыштамакта Комсомол урамында да үзгәрешләр булачак. “Ясалма корылмалар һәм автомобиль юлларына капиталь төзекләндерү” дәүләт программасы нигезендә Мөслим-Саклаубаш-Юлтимер авоюлы өлешчә ремонтланачак. “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” милли проектына нигезләнеп, Әлмәт-Мөслим трассасының Сарман районы өлешендә дә юл ремонты үтәчәге мәгълүм. Шул ук проект кысаларында район үзәгендә Минзәлә елгасы аша аръякка чыга торган күпер дә капиталь төзекләндерү үтәчәк. Подрядчы оешма эшләрне 15 майда башларга планлаштыра.

- Шулай ук автоюлларны, ясалма өслек корылмаларын, үлчәү контроле үткәрү мәйданчыкларын карап торуга да билгеләнгән күләмдә финанс бүленеш бар. Иске Минзәләбаш, Иске Кәшер, Югары Чыршылы, Петровский Завод, Александровка авыл җирлекләренә караган авылларда, Җәлилдә һәм Сарманда урам утларын яңарту да күздә тотыла, - диде җитәкче.

Районда башкарылачак эшләр планында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чараларына да 4,5 миллион сум акча каралган. Шулай ук Сарман һәм Җәлилдә урамнарда чокыр-чакырларга вак таш, асфальт җәю эшләре дә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев