Районда 17 хуҗалыкка сертификат тапшырылды
Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә зур өлеш кертәләр.
2015 елдан башлап, районда аларга барлыгы 111 саву аппараты тапшырылган. 5 февраль көнне үткәрелгән IV чакырылыш район Советының XXVI утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин тагын 17 хуҗалыкка саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев