САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы киләчәккә хат яза

Һәрбер кеше киләчәккә планнар корырга яратадыр.

Кемнәрдер «күкләрдә йөзсә», башкалар якынрак перспективада планлаштыра. Кайбер кешеләр, уйланылган эшләрне язып куеп, аларның чынга ашуын-ашмавын билгеләп баралар. Моның тагын да уңайрак ысулы бар икән... 
Ул да булса – киләчәккә хат язу. Аны теләсә кемгә язарга була: киләчәк буыннарга да, хәтта үзеңә дә! Әлеге мәкаләне укыганда ук, планлаштырылган эшләрегезне исегезгә төшерегез әле. Сезнеңчә, алар кайчанрак тормышка ашырылачаклар? Шуны уйлаганнан соң, үзегезгә киләчәккә хат языгыз. Хатта планнарыгызны чынга ашкан төсле итеп күрсәтегез. Шуннан соң аларның чынга ашырлыкмы яки юкмы икәнлеген ачыкларга була. 
Шулай ук бераз фантазияне дә эшкә җигәргә мөмкин. Мәсәлән, сез үзегезгә бар яктан да камил җәмгыятьтә яшәүче кеше күзлегеннән язасыз, ди. Әлбәттә, мондый хат бер-ике, хәтта биш ел эчендә, бәлки, беркайчан да дөреслеккә туры килеп бетмәс. Шулай да, тәвәккәлләп карарга була: хыялларыгыз тормыштан еракмы әллә юкмы? 
Датасы да туры килеп тора. 19 октябрьдә оригиналь бәйрәм – Киләчәккә хатлар язу көне билгеләп үтелә. Аңа кем нигез салганы билгесез, ләкин еллар аша хат язу фикере күпләрнең күңеленә хуш килә. Электән «вакыт капсулалары» булдыру гадәте килгән – аларны шулай ук киләчәк буыннар өчен хат дип атарга була. Алар ярдәмендә галимнәр һәм тарихчылар үзләренең чоры, казанышлары һәм омтылышлары турында сөйләргә теләгәннәр. 
Ләкин «вакыт капсулалары» мондый ук масштаблы булмаска да мөмкиннәр. Аларны үзләренең нәни оныкларына әби-бабайлар да яза алалар. Киләчәккә хат – ул үзеңә яки башкаларга мөһим мәгълүмат әйтергә, әйтеп бетерә алмаслык хисләр белән уртаклашырга, шул чорның кыйммәтләрен һәм казанышларын искә төшерергә мөмкинлек. Хатның кулдан яки электрон форматта, шигырь юллары яки проза белән, хаталы язылуы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – ихлас күңелдән язу, хатның ачылганчы ничек, кайда һәм никадәр саклануы. 
Рәсем – ru.freepik.com сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев