Район үзәгеннән 2400 кубометр кар чыгарылган
Саннардан күренгәнчә, соңгы тәүлекләрдә кар республикада айлык норманың 70 проценты күләмендә яуган.
Бу — соңгы 13 елда яуган карларның иң күбе. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәриповадан алынган мәгълүматларга караганда, район үзәгендә кар чистарту техникалары иртәнге дүрттән төнге тугыз-уннарга кадәр ял көннәрсез эшли.
Кар атна буе көн саен икешәр-өчәр «КамАЗ» белән чыгарыла. Барлыгы 2400 кубометр кар чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев