САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район укучыларын олимпиадада катнашырга чакыралар

Россия дәүләт хокук университеты 9, 10 һәм 11 сыйныф укучыларын хокук буенча “Фемида” олимпиадасында катнашырга чакыра.

Ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган олимпиадалар исемлегенә кертелгән, һәм ике этапта үткәрелә. Беренче этап – сайлап алу туры түбәндәге график буенча 27 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр читтән торып (онлайн) уздырыла: 27 ноябрьдә – 9, 4 декабрьдә – 10, 11 декабрьдә - 11 сыйныфлар өчен. Икенче – йомгаклау этабы көндезге формада үткәрелә, һәм укучылар анда язмача биремнәр эшләргә тиеш булачаклар. Олимпиадада җиңү җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханында 75 тән ким булмаган балл җыйган очракта Университетка керү имтиханнарыннан башка, бюджет нигезендә укырга керү мөмкинлеге бирә. Олимпиадада катнашу өчен заявканы 11 ноябрьгә кадәр бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев