САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район десантчылары бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген Сарманда Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Десантчыларны бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, аеруча активларына район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Активчыларның икесе – Айнур Сәетов белән Марс Яруллин бүген туган көннәрен дә билгеләп үтәләр. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре аларга җыр бүләк иттеләр. "Җәлил чаткылары" берләшмәсе әгъзасы Рәис Кәлимуллин гаскәрдәшләренә шигырь багышлады. Чик гаскәрләре ветераннары исеменнән десантчыларны – Рөстәм Миңнебаев, Чечня сугышы ветераннары исеменнән Илнур Зәйнәгытдинов котладылар. Чарада Мөнҗия Минһаҗетдинова да чыгыш ясады – аның тормыш иптәше Мосавир абый 1976-1978 елларда Үзбәкстанда хезмәт иткән (кызганычка каршы, ул хәзер безнең арабызда юк инде), ә улы Салават 2017-2018 елларда Иваново шәһәрендә армия сафларында булган. Һәлак булган десантчылар истәлегенә игълан ителгән бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр салу, тәкыялар кую оештырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев