САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертүне раслады

2019 елның 1 гыйнварыннан педагоглар дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәргән өчен компенсация алачак.

Россия Президенты Владимир Путин мәгариф турындагы законга “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән үзгәрешләрне имзалады. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз педагогларга дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек һәм үткәрү өчен компенсация түләү турында бара.

Закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Төзәтмәләр буенча, педагогларга БДИ, шулай ук аттестация формалары өчен хезмәт хакын һәм чыгымнарны компенсацияләү гарантияләнә.

 

Реклама

“Федерация субъектларында һәм муниципалитетларда укытучыларга эш сәгатеннән тыш эшләгән өчен элек тә компенсация түләү каралган иде. Әмма кайбер төбәкләрдә ул түләнмәгән, чөнки андый түләүләр закон белән гарантияләнмәгән булган”, - дип ачыклык кертте РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Закон шушы түләүләрне гарантияләү өчен кабул ителә, диде Гыйльметдинов. "Сүз укытучыларның хокукларын яклау турында бара. Закон, асылда, укытучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясе уздырган өчен компенсация түләү буенча төбәкләрнең бурычларын билгели", - диде депутат.

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев