САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин Аллаһка ышану турында сорауга җавап бирде

Ул һәркем күңелендә ышаныч белән туа дип саный.

Россия Президенты Владимир Путин ел саен уздырыла торган туры элемтә барышында Аллаһка ышану турындагы сорауга җавап бирде. 

Ул, һәркем күңелендә ышаныч белән туа дип саный, ләкин кайбер кешеләр аны экстремаль хәлләрдә калгач кына аңлыйлар.

“Бу бик шәхси сорау. Сез беләсез, моның турында публикага сөйләү авыр. Минемчә, кеше күңелендә ышаныч белән туа. Ләкин төрле кешеләр, төрле вакытта, төрле хәлләрдә генә моны аңлый башлый”, - дип белдерде Путин, үзенә кайчан Аллага ышана башлавын сорап мөрәҗәгать иткәч.

 

“Әйтик, Бөек Ватан сугышы вакытында хәтта иң көчле атеистлар да окопта торганда, атакага барганда Алла турында уйлагандыр дип ышанам. Моны бернинди экстремаль хәлләрсез дә аңлаучылар бар. Ләкин экстремаль хәлгә юлыккач һәрбер кеше дә моны уйлый торгандыр”, - дип саный президент.

Фото: https://pixabay.com | karamel

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев