САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Профсоюз урамына Кыш бабай килде

.

Кичә район үзәгенең Профсоюз урамында яшәүчеләр Кыш бабай белән Кар кызын кунак иттеләр. Аларга ияреп килгән төрле җәнлекләр дә бәйрәмдә күңел ачты. Халык белән бергәләшеп төрле уеннарда, биюләрдә катнаштылар, кызыклы ял иттеләр. Чыршы бәйрәмен, мөгаен, һәркем көтеп аладыр, чөнки балачактан килгән бәйрәм безне шул самими чакларга алып кайта.
- Бәйрәмгә күрше урамнардан да килгәннәр иде. Бик күңелле чара булды. Профсоюз урамында яшәүчеләр үзләре пылау пешереп, чәй кайнатып, бәйрәмдә катнашучыларны сыйладылар, - диде район мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиева.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев