САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пластик операция ясатып йөзен үзгәрткән хатынны тугыз елдан соң тапканнар

Дини оешмадан миллионнар урлауда шикләнелүче хатын Россиянең төрле төбәкләрендә качып яшәгән.

Тугыз ел буена хокук саклаучылардан качып яшәгән хатынны Петербургта тоткарлаганнар. Ул Төньяк Осетиядәге бер дини оешмадан берничә миллион акча урлауда шикләнелә. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Җинаять эше ачылгач, бу хатын полициядән кача, ил буйлап төрле урыннарда яши. Хатын пластик хирургларга мөрәҗәгать итә һәм йөзен үзгәртә. 18 мартта Петербург полициясе тоткарлаганга кадәр бу хатын шул рәвешле тормыш итә.

«Җинаятьтә шикләнелүче хатын 1973 елда Төньяк Осетиядә туа. 2011 елда аңа карата җинаять эше ачыла. Аны Владикавказ шәһәрендәге дини оешмада 2,2 миллион акчаны үзләштерүдә гаеплиләр», — дип сөйләгәннәр Петербург буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Хатынны җинаять җаваплылыгына тарткач, аңа беркая да чыгып китмәү турында имза куйдыралар. Ләкин бу хатын бер урында тик утырып тормый. Ул тиз генә җыена һәм төбәктән чыгып кача.

Аннары детектив уеннар башлана. Соңгы елларда ул берничә тапкыр пластик операция ясата, йөзен танымаслык итеп үзгәртә. Ничә тапкыр пластик операция ясалганы әлегә билгеле түгел. Моны тикшерүчеләр ачыклаячак.

Качкын хатын бөтен Россия буйлап яшәп чыга. Ул Мәскәү өлкәсендә рәсми теркәлә, соңгы вакытта Петербургта яши. Аны шунда тоткарлыйлар.

Хәзер бу хатын Клинин районында полиция бүлекчәсендә. Ул Владикавказдан эзләүчеләр хәбәр биргәнен көтә, диелә Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча идарәсе хәбәрендә.

ФОТО:Россия Эчке эшләр министрлыгы, 78.мвд.рф

https://intertat.tatar/news/incident/22-03-2020/plastik-operatsiya-yasatyp-y-zen-zg-rtk-n-hatynny-tugyz-eldan-so-tapkannar-5730338

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев