Пластик чималдан ясалган дөгене ачыклау өчен 3 ысул

Кытайлылар дөгене кырда үстермичә, крахмал һәм пластиктан ясарга өйрәнгән. Синтетик дөгене чыныннан бер карауда аерып та булмый. Шулай да түбәндә китерелгән өч ысул белән дөгене тикшереп карасагыз була.

1. Савытка су агызыгыз һәм бер уч дөге салыгыз. Ялган дөге бик җиңел, ул өскә калкып чыгачак. Чын дөге авыр, төпкә батарга тиеш.

2. Тимер кашыкка дөге салып, сак кына яндырып карарга кирәк. Ясалма дөге янганда пластик исе чыгачак.

 

3. Алдагы тикшерүләрдән соң да шигегез калса, дөгене пешереп, чынаякка салыгыз. Азрак суынгач, каплагыз һәм өйдә 2-3 көн тотыгыз. Шул вакыт эчендә чын дөге өстендә күгәрек үсә башлый. Синтетик дөге яңа гына пешергән кебек ап-ак торачак.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    9 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте