САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Петровский Завод авылында балык тотучылар ярышты

Бүген Петровский Завод авылы буасында гаилә белән кышкы балык тоту бәйрәме үтте. Ул Гаилә елына багышланды. Чарада утызга якын катнашучы булды.

Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, ярышларда уңышлар теләде. Төп хөкемдар Рамил Вәлиев кагыйдәләрне аңлатты.
«Балык тотучылар гаиләсе» номинациясендә җиңүчеләр булып Сарман авылыннан Раян Сәлахетдинов белән Зөлфия Мусина, Ләке авылыннан Елена белән Виктор Романовлар танылдылар. Ир-атлар арасында гомуми авырлык белән алганда иң күп балык тотучы — Дүсем авылыннан Рашат Мортазин, хатын-кызлар арасында Елена Романова булдылар. Иң эре балыкны — Петровский Завод авылыннан Ильмир Заманов, иң кечкенәсен Күтәмәле авылыннан Раян Әхмәтбаев тоттылар. Сарманнан Рөстәм Сабиров «Иң яшь катнашучы» номинациясендә җиңде. Иң өлкән катнашучы булып исә Сарманнан Рәйхан Ибраһимов танылды.
Җиңүчеләргә район башлыгы Фәрит Хөснуллин грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Аларга районның ДОСААФ территориаль бүлекчәсе дә бүләкләр әзерләгән иде. Илнур хәзрәтнең вәгазен тыңлаганнан соң, катнашучылар һәм тамашачылар дин әһелләре тарафыннан әзерләнгән тәмле пылау белән сыйландылар. Мәдәният хезмәткәрләре җанатарлар өчен уеннар да оештырдылар.

Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев