САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пешекче булу ир-егеткә дә килешә

Үз гомерендә бер тапкыр да ризык әзерләп карамаган кеше, мөгаен, юктыр ул. Күпчелекнең йомырка тәбәсе булса да пешереп караганы бардыр.

Һәр эшнең, әлбәттә, үз осталары була. Гомерен ашсу әзерләүгә багышлаган тәмле куллы затлар безнең районда да бихисап. Бернинди һөнәри белемнәре булмаса да, пешеренергә яратканнар шөгыльләрен төп кәсепкә әйләндерә баралар. Торт, чәкчәк, пирог, бәлеш кебек камыр ашлары пешерү, төрле кабымлыклар әзерләү буенча хезмәт күрсәтүчеләр саны көннән-көн арта. Нинди дә булса мәҗлескә күчтәнәч белән барырга, һичьюгы гаиләң белән сыйланырга исәпләсәң дә, сайлау мөмкинлеге җитәрлек. Хәзер социаль челтәрләрдә, ватсапта да махсус төркемнәр күп. Ел саен 20 октябрь көнне менә шул уңганнар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – пешекчеләр көнен билгеләп үтәләр.

 Әлеге дата 2004 елда Дөньякүләм кулинарлар берләшмәсе Ассоциациясе тәкъдиме белән үткәрелә башлый. Татлы бәйрәмне 70ләп илдә билгелиләр. Миллионлаган пешекче-кулинарлар бүгенге көндә рәхәтләнеп халыкны тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

Хатын-кызлар гына түгел, ирегетләр дә тәмле итеп ашарга пешерергә, зәвыклы табын әзерләргә сәләтлеләр. Ир-ат әзерләгән ашка фәрештә ике канатын салыр, дигәннәр бит борынгылар. Әлеге һөнәргә теләгәннәрне өйрәтәләр, укыталар да.

Сарман аграр көллиятенең пешекче-кондитерлар әзерләү төркеменә ел да берничә егет килә. Кызлар белән беррәттән алар һөнәр үзләштерәләр һәм аны киләчәктә уңышлы кулланалар да. Араларында гади пешекче булып башлап, кафеашханәләр ачканнары да бар.

 – Биредә 26 елдан артык хезмәт куям. Җиделәп төркем чыгардым. Аңа кадәр дә җитештерү өлкәсендә эшләдем. Бүгенге көндә сигезенче төркем белән җитәкчелек итәм. Башлангыч һөнәри белем үзләштерүче укучыларым арасында егетләр булуы да куандыра. Аларның кайберләре хәтта кызларга караганда да тәмлерәк һәм остарак пешерәләр, – диде һөнәргә өйрәтү мастеры Диләрә Саярова.

Аның төркемендә белем алучы Аяз Гәрәев – Сарман егете, әти-әнисенең шәхси кулинарияләре бар. Егет хезмәт күнекмәләрен нәкъ менә гаиләдә башлый. 7 сыйныфта укыганда ук, пицца пешерергә өйрәнеп, ул якыннарын сыйлый. Бу шөгыле егеткә бик ошап китә һәм ул, 9ны тәмамлагач, һич икеләнми, көллияткә һөнәри белем алырга килә. – Җәйге каникуллар чорында кулинариядә эшләдем. Минем төп вазифама камыр басу керә. Хәзер дә, иртәнге өчтән барып, халык уянганчы, миңа йөкләнгән эшләрне башкарам. Монда дәресләр тәмамлануга, шунда ашыгам, – диде Аяз.

 – Башка укучылардан аерылып тора ул, тәҗрибәсе барлыгы күренә. Республикакүләм үткәрелгән пилмән ясау осталыгы бәйгесендә дә бер номинациядә – җиңүче, ә гомумән алганда, бәйгедә икенче урынны алды һәм 25 мең сумлык сертификатка ия булды, – диде, егетне мактап, остазы.

Җәлил поселогы егете Ирек Хаҗиевны, Азалактан Ислам Ахуновны да пешеренергә ярату сәләте әлеге уку йортына алып килгән.

– Ир-егетләр дә пешерә белергә тиеш бит. Ач тормас өчен булса да, тормышта кирәкле шөгыль, – диде Ислам.

Чыннан да, пешекче булу иратларга да бик килешә. Алар тәмлерәк тә пешерәләр әле, дигән фикер дә юктан барлыкПешекче булу ир-егеткә дә килешә ка килмәгәндер. Японнарда, мәсәлән, бары тик ир-ат кына роллы-сушины җиренә җиткереп һәм тиешле таләпләргә туры китереп әзерли ала икән. Шуңа бу илдә әлеге эшне күпчелек көчле затлар башкаралар.

Чын пешекче булыр өчен, иң беренче чиратта, зур сәләт, тырышлык һәм фантазия кирәк. Бу һөнәрне үз иткәннәрнең күбесе хакында, ул пешекче булып туган, диләр. Профессионал юктан бар ясый: кул астында булган продуктлардан да әллә нинди тәмле ризыклар әзерләп, затлы өстәл корырга сәләтле. Кешенең сәламәтлеге сыйфатлы ризыклар белән туклануга бәйле, кәефебез дә пешекченең нинди ризык белән сыйлавыннан тора бит. Кыскасы, бик популяр һәм кирәкле һөнәр бу. Тормышларыбыз мул, табыннарыбыз ризыклы, елларыбыз имин булсын, хөрмәтле дуслар! Пешеренергә яраткан һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев