САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсияләр яңа график буенча биреләчәк

Май бәйрәмнәре көннәрендә Татарстанда Пенсионерларга пенсия түләү графигы үзгәртелде.

2020 елның маенда алда торган бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле, пенсионерларга пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. “Татарстан почтасы” Федераль Почта элемтәсе Идарәсе пенсияләрне вакытыннан алдарак түбәндәге көннәрдә китерәчәк: - 3-5 май көннәрендә бирелә 
торган пенсияләр 2020 елның 2 маенда, почта элемтәсе бүлекчәсенең  эш режимында китереләчәк; - 9 май көне китереләсе пенсияне пенсионерлар 7-8 майда алачак; Калган көннәрдә пенсияләр графигы буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимын исәпкә алып түләнәчәк. Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк. Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 8-800-100-0000 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев