САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсияләр «Мир» милли түләү системасына күчерелә башлый

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләрнең «Мир» түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.

Федераль закон белән расланган “Мир” яңа түләү системасына күчү 2017 елда башланды. Пенсияләрен банк карталары белән алучы пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр “иске” карталарын “яңа” “МИР” картасына алмаштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа карта ясатырга гариза язарга кирәк.

Пенсияләрне “МИР” түләү системасы картасы белән алуга күчү пенсионерлар үзләре ияләшкән пенсия алу көнен үзгәртми. Пенсия күчерә торган банклар “МИР” картасын түләүсез ясыйлар һәм картага бушлай хезмәт күрсәтәләр.

Реклама

“МИР”картасын алмаштырганда пенсия күчерә торган исәп счеты үзгәргән очракта, пенсионерга дәүләт хезмәтләре яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша исәп-хисап счетының үзгәрүе турында гариза юлларга яисә 2020 елның 1 октябренә кадәр яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пенсияләрен почта, китереп тапшыру хезмәте аша алучы яисә банк счетына (саклык кенәгәсенә) күчертүче гражданнарга “МИР” картасын алырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X