САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсия яше акрынлап арттырылачак

Россия Федерациясе Хөкүмәте Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Россия Федерациясенең пенсияләр билгеләү һәм түләү буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон проектын хуплады һәм аны Дәүләт Думасына юллады. 


Закон проекты картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнә торган яшьне этаплап арттыруга юнәлтелгән. Бүгенге көндә пенсия яше ир-атлар өчен – 60, хатын-кызлар өчен – 55. Пенсия яшен үзгәртүне 2019 елның 1 январеннән акрынлап башкару күздә тотыла. 
Үзгәрешләр бүгенге көн пенсионерларына – Россия Пенсия фонды аша пенсия алучыларга кагылмый. Алар, элеккечә үк, үзләренә тиешле пенсияне һәм социаль түләүләрне пенсия хокуклары һәм ташламалар нигезендә алачаклар. Моннан тыш, пенсия яшен арттыру эшләмәүче пенсионерларга пенсия күләмен арттырырга – Россия Федерациясе Президентының 204 санлы “Россия Федерациясенең 2024 елга кадәр милли максатлары һәм стратегик үсеш бурычлары турында”гы Указы (7.05.2018) нигезендә пенсияне инфляциядән югарырак индексацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Пенсия яшен арттыру пенсияне эшләмәүче пенсионерларга елга 1000 сумга кадәр диярлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Соңгы өч елда пенсия уртача 400-500 сумга артты. 2016 елда артым – 399, 2017 елда – 524, быел 481 сум тәшкил итте. 
Пенсия яше акрынлап арттырылачак, озакка сузылган күчеш чоры күздә тотыла. 
Пенсия яше вакытыннан алда пенсиягә чыгучы кайбер категория хезмәткәрләр өчен күчеш чоры белән артачак. Болар – Ерак Төньяк һәм аңа тиңләштерелгән районнарда эшләү сәбәпле вакытыннан алда пенсиягә чыгучылар.  Төньякта эшләүчеләр өчен пенсиягә чыгу яше узган гасырның 50 елларында бу районнарда яшәү шартлары аеруча кырыс булу сәбәпле шактый киметелгән, эшләү һәм яшәү өчен бернинди инфраструктура булмау шундый түбән яшьне кабул итүгә сәбәпче булган иде. 2007-2025 елларга билгеләнгән озак сроклы демографик программа кысаларында кабул ителгән чаралар гомер озынлыгы белән бәйле ситуацияне үзгәртүгә уңай йогынты ясады, бигрәк тә илнең төньяк регионнарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев