САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Оста үз арабызда

Талантка чикләр юк.

Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста булган иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Редакциядә эшләүче Фирая Хакова кабактан кул эше ясап барыбызны да шаккаттырды. Кул эшләре— минем күңел халәтем, ди ул. Хыялга бай икәне эшләреннән күренә. Бәйрәмгә "парлы кабаклар "— егет белән кызны алып килгән. Ә кул эшләренә килгәндә, “аңа вакыт җитми” дип әйтүчеләргә аның җавабы бик гади: үзеңә илһам, юаныч, канәгатьлек бирә торган кул эшенә вакыт табып була.

Кабак" бәйрәмендә мондый кул эшләнмәләре байтак булды. Ә сез, дуслар, ниләр эшлисез? Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев