Өлкәннәргә ярдәм итү - изге эш, ди Сарман гимназиясе укучылары

Сарман гимназиясе укучылары сентябрь башыннан ук өлкәнәргә ярдәм күрсәтүне башлап җибәрделәр. Бигрәк тә әлеге эш түбән сыйныф укучыларын кызыксындырды.

Укытучылары Раушания  Мәтҗанова җитәкчелегендә 5 нче Б сыйныфы укучылары үзләре тирәсендә яшәүче әби-бабайларны барлап чыкканнан соң, аларга бик теләп ярдәм иттеләр: утын ташыдылар, өйләрен җыештырдылар,үзләре ясаган открыткаларны тапшырдылар, хәлләрен белеп кайттылар. Мөмкинлекләре чикле булган, бүтәннәр ярдәменә мохтаҗлык кичергәннәр бу гамәлне бик хуплап каршы алды.  Укучылар үзләренең әби-бабайларын да онытмыйлар, аларга да һәрдаим шефлык итәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    2 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша