САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлкәннәр өчен — ярдәм

28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр республиканың күпфункцияле үзәкләрендә өлкәннәргә электрон сервизларны үзләштерү буенча ярдәм атналыгы үткәреләчәк.

Күпфункцияле үзәк белгечләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре, Россия Пенсия фонды порталларында шәхси кабинет ачу турында аңлатачаклар һәм күрсәтәчәкләр. Өлкәннәр өйдән торып чит ил паспортын рәсмиләштерергә, машина йөртү таныклыгын алырга, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турында архив белешмәсенә заказ бирергә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, табибка кабул итүгә язылырга, пенсионерларга тиешле ташламалар турында белергә һәм башкаларга өйрәнә алачаклар. Өйрәтү “Минем документлар” офисындагы кабул итү залларында урнаштырылган компьютерларда алып барылачак.

Күп хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен, бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлергә кирәк. Аны алырга теләүче өлкәннәргә бу хезмәт шулай ук өстенлекле рәвештә күрсәтеләчәк.

Күпфункцияле үзәк белгечләренә мөрәҗәгать итәр өчен, алдан язылырга яки чират торырга кирәк түгел. Консультантка ни өчен килүеңне әйтү дә җитә. Акция барлык күпфункцияле үзәкләрдә үткәрелә. Офисларның эш графигы нигезендә үзегез өчен теләсә-кайсы уңайлы вакытта мөрәҗәгать итә аласыз, хөрмәтле өлкәннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев