САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлкәннәр бәйрәме мәдәният йортына чакырды +ВИДЕО

Бүген районда Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр.

Чарага килгән апа-абыйларыбыз иң элек чәйләп алдылар. Аннан мәдәният йортының тамашалар залында бәйрәм башланды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән өлкәннәрне Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, сихәт гомер, бәрәкәтле тормыш теләде. Район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, "Тәүфыйк" мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт, мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Фалих Мостафин, Сарман матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова да җылы теләкләрен җиткерделәр. Кичә "Балкыш" фестивале лауреатлары чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәмдә аларны бүләкләүләр дә булды.

Альбина Сабирова

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X