Очрашулар җанга дәва бирә, диләр эчке эшләр ветераннары

Район эчке эшләр бүлеге ветераннары, көзнең матур көннәреннән файдаланып, табигать кочагына чыктылар.

Элек бергә эшләгән хезмәттәшләр белән очрашулар, һичьюгы бер күрешеп сөйләшү дә, күпкә җитәрлек кичерешләр бирә. Мондый чакларда хатирәләр яңартыла, күңелле истәлекләр барлана, арадан киткәннәр искә алына. Ә инде очрашу табигать кочагында уза икән, икеләтә файдалы: ни дисәң дә, саф һава җанга да дәва бит ул. Менә эчке эшләр бүлеге ветераннары да, көзнең матур көннәренең берсендә табигать кочагына чыктылар. Үткән елларны, бергә эшләгән чордагы вакыйларны искә төшерделәр, рәхәтләнеп гапләштеләр. Ул арада учакта ашы пеште, чәе кайнады. Ешрак очрашырга кирәк дигән фикергә килеп таралыштылар ветераннар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша