Өч-Өйле Саклауда ел хуҗасының да күңелен күрәләр
Каникул көннәрендә Өч-Өйле Саклау авылы клубы яшьләрнең күңелле шау-шуыннан гөрләп тора.
Биредә авылның үз балалары өчен дә, кунакка кайткан яшьләр өчен дә көн саен кызыклы чаралар оештырыла.
– Яшьләр күрше авыллардан да киләләр. Шушы көннәрдә алар белән халкыбызның милли уеннарын искә төшердек. Йомгак урау, бау тартышу, йөзек салыш уеннарын уйнадык. Шунысы куанычлы: балалар да, яшьләр дә аларга, халкыбызның гореф-гадәтләренә битараф түгелләр, аларда бик теләп катнашалар. Быелгы Елан елы уңаеннан елан турындагы табышмакларны да искә төшердек, – дип хәбәр итте клуб мөдире Резидә Таҗетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев