САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ньютонны алма таныта

Бүген – бөек инглиз галиме Исаак Ньютонның туган көне.

Ул 1643 елда фермер гаиләсендә дөньяга килә. Җитлекмичә, авыру булып туган бала зур ихтыяр көче күрсәтә, яшәү өчен көрәшә һәм исән кала. Физика, математика, механика, астрономия, алхимия белән шөгыльләнә, гомер ахырында тарих һәм теология белән дә кызыксына. Озын гомер кичерә, 83 яшендә вафат була. Үзеннән соң табигый фәннәр буенча гаҗәеп зур һәм күп ачышлар калдыра. Иң билгелеләреннән берсе – бөтендөнья тарту көченең серләрен ачу. Легендада әйтелгәнчә, Ньютон агачтан өзелеп төшкән алмага игътибар итә һәм бу сорауга җавап аны бөтен дөньяга таныта.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев