САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нинди авыру булганда армиягә алмаячаклар?

Кайбер авырулар булганда хәрби хезмәткә алмыйлар.

Әлеге авыруларны «Лайф»ка Фундаменталь медицина дисциплиналары кафедрасы укытучысы хирург Александр Умнов санап чыкты.

«Яшь кешене армиядә хезмәт итүгә яраклы яисә яраксыз итә торган авырулар исемлеге бар. Мондый шартларга ВИЧ-инфекция, сифилис, бронхиаль астма, миопия (6дан артык диоптрий) һәм ерак күрүчәнлек (8дән артык диоптрий), 3 нче дәрәҗә яссы табанлылык, 3-4 дәрәҗә алиментар симерү яки тән авырлыгының шактый дефициты керә», — ди табиб.

Белгеч сүзләренчә, псориаз диагнозы һәм умыртка баганасының кәкрелеге (сколиоз) 17 градустан артык булганда, кан авырулары, шул исәптән анемия, тромбофилия һәм иммунодефицит булганда да хәрби хезмәт алмаска мөмкиннәр.

Шизофрения һәм башка психик тайпылышлар булганда да армиягә алмаячаклар. Эчәк инфекциясе чакыруны вакытлыча кичектереп торачак. Тешләр булмау, терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләре, бавыр һәм ашказаны авырулары, шулай ук сеңер системасы органнарының хроник авырулары сәбәпле армиягә чакырылмаячаклар.

Россиядә армиядә хезмәт итүгә яраксызлык белешмәсен еш кына психик тайпылышлар, йөрәк авырулары, астма, псориаз, ашказаны җәрәхәте, анемия, симерү, эпилепсия, якын күрүчәнлек, саңгыраулык һәм бронхиаль астма белән хәрби хезмәткә чакырылучылар ала.

ЧЫГАНАК:https://intertat.tatar/news/nindi-avyru-bulganda-armiyaga-almayacaklar-5862972

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев