САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ни өчен "Уф" дип әйтергә ярамый

«Уф» дигән сүз — начар сүзләрнең беренче дәрәҗәдәгесе.

Ата-ана кайвакыт күбрәк сөйләп яисә зарланьш туйдырса да, син аларга: “Уф, туйдым инде” дип әйтмә. Әгәр әйтсәң, нәрсә була?

Беренчедән, син Аллаһның: “Әти-әниеңә “уф” дип тә әйтмә”, - дигән сүзен тыңламаган буласың. Аллаһның сүзен тыңламау — зур гөнаһ. Икенчедән, әти-әниең ошбу сүзне ишеткәч, борчыла, һәм аларның рәнҗүләре мөмкин. Өченчедән, син аларга “уф” дип әйткәндә, шайтан вәсвәсәсенә буйсынасың, яисә үзеңнең эчеңдә булган, яманлыкка котыртып торучы нәфесеңә буйсынып, шайтанны шатландырасың. Дүртенчедән, әгәр син әти-әниеңә “уф” дип әйткәннән соң алардан гафу үтенмәсәң, Аллаһ Тәгалә синең башыңа бәла-каза яудырачак. Бишенчедән, көннәрдән беркөнне, шул сүзең өчен барыбер әти-әниеңнән гафу үтенеп, бәхилләшергә туры киләчәк. Алтынчыдан, әгәр дә син әти-әниеңнән гафу үтенергә өлгерә алмыйча калсаң, мисал өчен, “гафу үтенермен әле, вакыт бар бит әле” дип йөргән арада алар үлеп китсәләр? Бусы инде эшне тагын да катлауландыра.

Әй, кардәш, менә шундый мәшәкатьләргә төшәргә теләмәсәң, “уф” дип әйтмә, сабыр бул.

Икенче дәрәҗәдәге начарлык – ата-анага каршы булу.

 Кайбер балалар әти-әниләренә “уф” дип әйтеп кенә калмыйча, аңа караганда да начаррагын кылалар.

Әти-әнигә каршы сөйләү “уф” дип әйтүгә караганда да яманрак. Аның гөнаһасы катырак һәм күбрәк. Әгәр әниең: “Балакаем, чишмәдән су алып кайт әле”, - дип әйткәч, аңа каршы: “Юк, бармыйм, үзең алып кайт”, - дип каршы сөйләсәң, аны тыңламасаң, гөнаһка батасың. Яисә чирле әниең сиңа: “Балакаем, бәлеш салып ашат әле”, - дип сорагач, газиз анаңа: “Көне-төне эшлим, бәлеш салып ашатырга вакытым юк. Терелгәч, үзең салып ашарсың”, - дип әйтүнең гөнаһасы “уф” дип әйтүгә караганда авыррак. Чөнки монда ата-анага каршылык күрсәтү булды. Каршылыкның да дәрәҗәләре төрле. Кайбер балалар бик еш каршылык күрсәтәләр, кайберләре сирәк кенә. Кайберләре әти-әнисе белән сөйләшкән саен аларга каршы төшә, икенчеләре исә сирәк кенә каршы төшә. Каршылыклар төрле катылыкта һәм төрле дәрәҗәдә була.

Идрис Галәветдин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев