САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шыгайда балыкчылар бәйгесе үтте

Кышкы балык тоту буенча ярыш уздыру районда матур традициягә әверелде.

Ул быел дүртенче елын оештырылды. Анда ел саен район башлыгы Фәрит Хөснуллин да килә, балыкчылар белән күрешеп, аларны күзәтеп, җиңүчеләрне тәбрикли. Быел кышкы балык тоту фестивален Шыгайда уздырдылар. Ярышта катнашырга теркәлүчеләр саны 65 иде. Болай тотучылар да булды. Балык тотучылар да, аларны карарга килүчеләр дә шактый җыелган.

"Иң яшь балыкчы" булып Тимерхан Латыйпов танылды. 80 яшьлек Илгиз Исмәгыйлев "Иң өлкән балыкчы" буларак бүләкләнде. Шәмсемөхәммәтовлар бөтен гаиләләре белән балык тотарга килгәннәр. Алар да махсус призга ия булдылар. Хатын-кызлар арасында иң күп балык тотучы булып Дружбадан Ләйлә Долгунова танылды. Ир-атлар арасында Радик Сәгыйтов иң остасы иде. Иң зур балыкны гомер буе урманчы булып эшләгән Рашат Мортазин тоткан. Иң кечкенә - 5 граммлыны Иршат Гыйльфанов каптырган.

Соңыннан барысы да район мөхтәсибәте һәм Сарман гимназиясе әзерләгән тәмле пылау һәм мәтрүшкәле чәй белән сыйландылар, коймактан авыз иттеләр. Рәхәтләнеп биергә, күнел ачарга да мөмкинлек булды. "Сарман" кинотеатры директоры Ринат Шәрәфетдиновның уен-көлкеле комментарийлары, аралашу, очрашу барысына да яхшы кәеф бүләк итте, чын бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев