САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күтәмәледә ферма биналары өчен борчыла халык

Яңа Имән авыл җирлегенең халык җыены Күтәмәле авылы мәдәният йортында узды.

Иң элек җирлек башлыгы Рөстәм Гәрәев узган ел башкарылган эшләргә исәп-хисап ясады, агымдагы елда планлаштырылганнарга тукталды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять белән "Җәлил" агрофирмасының җитештерү комплексы җитәкчесе Раушан Гәрәев таныштырды. Полициянең участок инспекторы, участок урманчысы чыгышлары тыңланды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге буенча баш дәүләт инспекторы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртты. Җыенда катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районда узган ел башкарылган эшләргә анализ ясады. Соңыннан халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде, аларга җаваплар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев