САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Нечкәбил” иң нечкә хисле әниләрне җыйды

Фестивальдә катнашучы гаиләләр үзләренең ныклыкларын күрсәттеләр.

Бүген - 29 июньдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Гаилә канаты астында” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Нечкәбил” республика ана һәм гаилә матурлыгы конкурсының зона фестивале үткәрелде.

Анда күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән 16 гаилә катнашты. Конкурсантларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының загс идарәсе башлыгы, “Ныклы гаилә” федераль партия проекты координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм конкурс җитәкчесе, Татарстанның иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда сәламләде.
Конкурста катнашучылар үзләре һәм үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, оештыручыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Соңрак иң яхшылар билгеләнәчәк һәм алар конкурсның финал турында катнашачаклар.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев