САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөслим үзешчәннәре районда концерт куйдылар

Узган җомгада Иске Кәшер авылы мәдәният йортында “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле, Мөслим район мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары концерты булды.

Мондый бай концерт программалары белән районнарның үзешчәннәре бер-берсенә инде берничә ел рәттән йөриләр. Ул республиканың Мәдәният министрлыгы инициативасы белән тормышка ашырыла һәм соңгы елларда Президент программасы буенча төзелгән авыл клубларының, төзекләндерелегән мәдәният йортларының эшчәнлеген тагын да җанландыруны, халыкны мондый чараларга күбрәк тартуны максат итеп куя. 

Мөслимлеләрнең концерт программасы да үзешчәннәрнең иң яхшы чыгышларын эченә алган иде. Матур сәхнә костюмнары, артистларның югары башкару остылыгы концертка олы бәйрәм төсе бирде, тамашачылар күңеленә үтеп кереп, онытылмаслык кичерешләр тудырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев