САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәүдә пенсия законына үзгәрешләр кертүгә каршы акция узды

19 июльдә Дәүләт Думасы пенсия законына үзгәрешләр турындагы хакимият закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Мәскәүдә пенсия законына үзгәрешләр кертүгә каршы акциядә 6,5 мең чамасы кеше катнашкан. Бу хакта РИА Новости яза.

Шулай ук җирле хакимият белән килешенгән шундый акцияләр Хабаровск һәм Самарада узган.

  • 19 июльдә Дәүләт Думасы пенсия законына үзгәрешләр турындагы хакимият закон проектын беренче укылышта кабул итте. Ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше 65 дип билгеләнсә, хатын-кызлар 63 яшькә кадәр эшләргә тиеш була. Үзгәрешләр 2019 елдан этаплап кертеләчәк. Палата документның база өлешен кабул иткән, хәзер 24 сентябрьгә кадәр аңа төзәтмәләр җыелачак, аннары икенче һәм өченче укылышта тавыш бирү үткәрелә һәм Федерация Советында каралачак.
  • Хөкүмәт пенсиягә кертелә торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2019 елда эшләми торган пенсионерларга пенсия күләме уртача 1 мең сум арттырылачак, ә 2024 елда айлык уртача пенсия 20 мең чамасы булуы көтелә. Бу 2018 ел белән чагыштырганда үсеш - 35 процент.
  • Хәзер Россиядә ир-атлар пенсиягә 60 яшьтә, ә хатын-кызлар 55 яшьтә чыга. Пенсия яше турындагы закон 1930 елларда ук имзаланган. Пенсия яшен арттыру мәсьәләсе турында күптән фикер алышалар. Бу адымга бару гомер озынлыгы арту һәм илдә эшләүчеләрне саны кимегәндә, ә пенсионерлар,киресенчә, артканда лаеклы пенсия түләп булмау мөмкинлеге белән аңлатыла. Бүген күпчелек илләрдә пенсия яше 60-65 яшь тәшкил итә.

Россия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру ил халкының күпчелегенә ошамаган кебек, аңа да ошамавын әйткән.

 

Ил башлыгы бу мәсьәлә буенча соңгы карар кабул ителмәгәнлеген әйткән. Пенсия яше турында барлык фикерләрне дә бәяләячәген ышандырган.

Закон проекты киләсе елдан башлап, пенсиягә чыгу яшен әкренләп арттыруны күздә тота. Закон проекты кабул ителгән очракта ир-атларның пенсиягә чыгу вакыты 60тан 65кә, хатын-кызларның 55тән 63 яшькә үзгәрә.

Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев