САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөмһүриятебез эшмәкәрләре илкүләм проект буенча акчалата һәм мәгълүмати дәүләт ярдәме алдылар

Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр файдаланган кредитларның процент ставкаларын кайтаруга дәүләт тарафыннан 34,4 миллион сум бирелде.

2020 елның I яртыеллыгында 21 эшмәкәр Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге булышлыгы белән экспорт килешүләре төзеде. Илкүләм проект тормышка ашырылган чорда 115 компания экспортка чыгарылды, алар барлыгы 25 миллион долларга килешү төзеделәр.
Эшмәкәрләргә матди ярдәм дә күрсәтелде: аларга 611,2 миллион сум күләмендә 378 микрозайм тәкъдим ителде. Татарстанның Гарантия фонды җаваплылыгы белән 5,1 миллиард сумнан артыкка кредит чаралары җәлеп ителде.
Эшмәкәрләр алган кредитларның процент ставкаларын торгызудан тыш, продукцияне һәм әзер ризыкларны заказчыларга җиткерү өчен киткән чыгымнарны торгызуга 28 миллион сум акча каралды.
Республика башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, эшмәкәрләрне эшчәнлекне кризис шартларында да алып барырга өйрәтүче программа гамәлгә ашырыла башлады.

ФОТО:Михаил Захаров/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев